news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында Ат көнендәге чабышның приз фонды 300 мең сумга кадәр була

“Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына бәйгеләр оештырыла.

Арча районында Ат көнендәге чабышның приз фонды 300 мең сумга кадәр була
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). 14 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында  Ат көненә багышланган ат спорты ярышлары  була.  Ат чабышлары 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә, приз фонды 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Бәйрәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән уздырыла. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара кысаларында олылар һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара ярышлар, республикадагы токымнан булган “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш буенча конкурс, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына конкурслар һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең төп бизәге, гадәттәгечә, татар атларының чабышы булачак.

Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы эшләячәк, Казан шәһәренең балалар ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була, тимер чүкү буенча мастер-класс оештырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе эшләячәк, кайнар ризыклар һәм күңелле җыр-биюләр булачак.

Бәйрәм тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. 

  • Катнашу өчен гаризалар 13 сентябрьгә кадәр (843)279-29-20, 279-29-77 (88), 279-76-43 телефоннары аша яисә fkksrt@bk.ru электрон адрес буенча кабул ителә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100