Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районында «Ат көне» ат-спорт бәйрәме вакыты билгеле
Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итә.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм — Ат көне узачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көнне ат-спорт ярышлары оештырыла. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
Ат чабышлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәмендә үткәрелә.
Ат чабышларының хәзерге форматы халыкара статус алган, 40, 80 һәм 120 километр арага йөгерүдә Татарстан спортчылары гына түгел, Россиянең башка төбәкләре, чит илдән килгән вәкилләр дә катнаша. Чара кысаларында чиста, ярым һәм җирле токымлы атлар катнашында бәйгеләр, шулай ук «Аударыш» уены оештырылачак.
Ике километрга кадәрге кыска дистанцияләрдә, «Авыл егетләре» бәйгеләрендә татар токымлы атлар ярышыр дип көтелә. Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итә.
Шулай ук атны арбага иң тиз җигү һәм иң матур арба, «Авыл мәргәне», «Кумысмен» кебек гадәти булмаган конкурслар, рәсем бәйгесе, ат дагалау буенча мастер-класс, билбау көрәше, өчпочмак ашау буенча чемпионат, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз