news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районында 205 халык дружиначысы уңышлы эшли

Аеруча мактауга лаеклы ирекле халык дружиначыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

(Арча, 24 сентябр, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре" , Гөлсинә Зәкиева). Ирекле халык дружиначыларына республикада зур игътибар бирелә. Арча районында да бүгенге көндә 20 отрядка 205 халык дружиначысы бар һәм алар уңышлы гына эшләп тә килә, дип яза җирле басма.

– Әлеге отрядларның уналтысы – авыл җирлекләрендә, дүртесе – Арчада, шәһәребезнең дүрт ягында (Арча сөт заводы, Арча элеваторы, “АСПК” кирпеч заводы, Арча педагогика көллияте) җәмәгатьчелек тәртибен саклый, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җәмәгатьчелекне саклау буенча өлкән инспекторы Рәмзия Тимергалиева. – Һәрберсе үз вазифасына җаваплы карый, төрле массакүләм чаралар вакытында участок инспекторларына, полиция хезмәткәрләренә ярдәм итә. Үрнәк зонасында участок инспекторы Марат Бариев Арча агросәнәгать көллиятеннән Лилия Вәлиеваны һәрчак мактап телгә ала. Арча педагогика көллиятеннән Фаил Галимҗанов, Арча сөт заводыннан Фаил Гафиятуллин турында да иң яхшы фикерләрне генә әйтәсе килә. Бу егетләр офицерлар патруле составында да тәртип сагында торалар. Ирекле дружиначылар график нигезендә һәр атна җомга, шимбә көннәрендә кизү торалар. Массакүләм чаралар вакытында да алар ярдәмгә ашыга.

– Без Арча агросәнәгать көллияте студентлары белән эшлибез. Һәр чарада катнашырга, тәртип сагында булырга тырышабыз, – диде Лилия Вәлиева.

Аеруча мактауга лаеклы ирекле халык дружиначылары бүләкләргә дә лаек була. Бу атнада да район хакимиятенең кече залында шундый тантана үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин ирекле халык дружиначылары “АСПК” җәмыятеннән Айдар Ильясов, Арча педагогика көллиятеннән Фаил Галимҗанов, сөт заводыннан Фаил Гафиятуллин, Иске Кырлай мәктәбе җитәкчесе Хәйсәр Гыйлаҗев, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәнис Тимашев, Апаздан Илнур Закиров, Шушмабаштан Әнис Шәймәрданов, Арча агросәнәгать көллиятеннән Лилия Вәлиева, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, Ташкичүдән Алсу Габдрахмановага истәлекле бүләкләр тапшырдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100