Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча районында 19 яшьлек кызны поезд бәрдергән
Фаҗига Ашабаш авылы янында тимер юл кичүендә булган.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районында Казандагы көллиятләрнең берсендә белем алган студент кызны пассажир поезды бәрдергән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия транспортта тикшерү комитеты матбугат сәркатибе Дмитрий Захаров.
10 февраль иртәсендә Ашабаш авылы янында «Казан – Ижевск» маршруты буенча хәрәкәт иткән поезд 19 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Кыз шунда ук һәлак булган.
«Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең нечкәлекләре тикшерелә. Кыз колакчыннар киеп, музыка тыңлап бару сәбәпле, якынлашып килүче поездны абайламый калган булырга мөмкин», - дип фаразлый Дмитрий Захаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз