news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районында 18 бала агулану очрагын Сәламәтлек саклау министрлыгы үз контроленә алды

Балалар билгесез матдә белән агуланган, 16 кеше хастаханәдә ята.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Валерия Белова). Татарстанның Арча районында 18 бала агуланган. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

“Балалар ингаляцион рәвештә билгесез матдә белән агуланган. 16 бала хастаханәдә. Балалар табиблар күзәтүендә”, - дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Барлык балаларның да хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Бу хәлне Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үз контроленә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot