news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе эшеннән алына

Хәзерге вакытта җитәкче вазифасын урынбасары башкарып тора.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Казан Юл-патруль хезмәте полкы командиры Алексей Устюгов һәм Арча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Нотфуллин эшеннән алыначак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

31 гыйнвар көнне республика Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә инспекция бүлекчәләрендә хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә булды. Чара вакытында Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин бу җитәкчеләрнең эшчәнлегенә карата ризасызлыгын белдерде. Аларны эшләреннән алу турында карар кабул ителде.

Хәзерге вакытта ике җитәкче дә ялда. Аларның вазифаларын урынбасарлары башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100