news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы ветеринария берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе урынына аның улы билгеләнгән

Район ветеринария берләшмәсен алты ел җитәкләгән Ринат Фәйзрахманов 18 апрель көнне вафат булган.

Арча районы ветеринария берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе урынына аның улы билгеләнгән
http://arskmedia.ru/

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Ринат Фәйзрахманов вафат булганнан соң, аның урынына улы Руслан Фәйзрахманов билгеләнгән.

«Ул ветеринария тармагында эшләгән кеше, тәҗрибәсе бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә зоотехник булып та эшләгән иде, соңгы елларда юрист булып эшләгән. Әтисенең эшен тиешле дәрәҗәдә дәвам итәр дип өметләнәбез», — дип сөйләде Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Ул берләшмәнең элеккеге җитәкчесен дә искә алып узды. «Ринат Габделхакович дисциплинаны әйбәт тотты, сүзендә тора, барлык бурычларны да вакытында үти торган кеше иде. Барлык чараларны да вакытында оештырып барды, эшенә җаваплы карады», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ринат Фәйзрахманов 2015 елдан район ветеринария берләшмәсен җитәкләгән. Ул 18 апрель көнне вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot