news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Ташкичү авылы янында төзекләндерелгән Мәрҗани чишмәсе ачылды

Районда мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел булу уңаеннан күп эшләр башкарыла.

(Арча, 8 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Бүген Арча районы Ташкичү авылыннан ерак түгел урында – олы юл буенда Мәрҗани чишмәсе ачылды. «Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани яшь чагында шушы чишмә суын эчеп үскәнлеге мәгълүм. Шуңа да аны төзекләндереп, чишмәгә Мәрҗани исеме бирергә булдык», – ди төзекләндерү чыгымнарын күтәргән Лотфулла Шәфигуллин.

Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белем алган, шундагы мәдрәсәдә белем биргән Ташкичү авылындагы мәктәптә музей ачу тантанасыннан соң, Арча ягы кунакларын әлеге чишмә буена – ал тасма кисәргә чакырдылар.

Бүген яңа төсмер алган чишмәнең тарихы ерак елларга барып тоташа: авыл халкы гомер буе печән өстендә шушы чишмә суын эчеп сусавын баскан, чишмә суы юлчыларның җан азыгына әйләнгән.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, Лотфулла Шәфигуллин тарафыннан төзекләндерелгән чишмәләр моның белән генә бетми. Андыйлар рәтендә Ахун һәм Курсави чишмәләре дә бар икән.

«Шиһабетдин Мәрҗанинең галим генә түгел, тирә-юньдә танылу алган батыр көрәшче булуы да мәгълүм, – дип уртаклашты Лотфулла әфәнде. 17-20 яшьләрендә егетләр аны әтисеннән сорап алып китеп, Сабан туйларына йөрткән. Бер аркасына салганнан соң, ул кеше белән кабат көрәшеп тормаган инде ул. Мәрҗаниның шушы чишмә суын эчеп үскәнлеген белгәнгә күрә дә, төзекләндерәсем килде».

...Ал тасманы кисеп, тәкъбир әйтеп, чишмә буена төшкән кунакларны чиләк-көянтәле, милли киемле хатын-кызлар җырлап каршы алды. «Инде биесәк тә буламы», – дип уен-көлке белән әйтеп куйды Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев. Чишмә буенда бәйрәм рухы дәвам итте – кунаклар йомшак сулы чишмә суыннан авыз итәргә чиратка тезелде.

Сүз уңаеннан, 2018 елда татар җәмәгатьчелеге һәм мөселман дөньясы дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, этнограф, археограф, көнчыгыш белгече һәм мөгаллим Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел булуны билгеләп үтәчәк. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100