Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районы тәүлегенә беренче тапкыр 200 тонна сөт җитештерде
Республика Россиянең башка төбәкләре арасында сөт җитештерү һәм сату күләме буенча алда бара.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районы тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерде. Тәүлеклек савым буенча район тарихында беренче тапкыр мондый планкага ирешелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сөт терлекчелеге — Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шул исәптән, Министрлык тарафыннан сөт җитештерүгә һәм реализацияләүгә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру аркасында республикада уңай нәтиҗәләр билгеләнә», — диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан илнең башка төбәкләре арасында товар сөтен җитештерү һәм сату күләме буенча алда бара.
Бүгенге көндә республикада тәүлегенә 4 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, бу 221,2 тоннага, ягъни узган елның шушы датасына караганда 5,7 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз