news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы Шушмабаш авылында көрәш ярышлары узды

Бу ярышларда районның 19 мәктәбеннән һәм Арча педагогия көллиятеннән 142 яшь көрәшче катнашты.

(Арча, 19 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). 18 нче мартта Шушмабаш авылы мәдәният йортында 2000 нче елгы егетләр һәм аннан яшьрәкләр арасында “Северный” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе призына татарча көрәш буенча Арча районы беренчелеге узды, дип яза район басмасы.

Бу ярышларда районның 19 мәктәбеннән һәм  Арча педагогия көллиятеннән 142 яшь көрәшче катнашты. Ярышлар 10 үлчәү категориясендә үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot