news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы Үрнәк авыл җирлегенә 772,1 мең сум үзара салым акчасы 3,8 млн сумга җиткән

Үзара салым акчасының артып кайтуы нинди файда китерүен халык та аңлады, ди 16 авылны берләштергән җирлек башлыгы.

 (Арча, 18 октябрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Ильяс Фәттахов). Татарстанның Арча районы Үрнәк авыл җирлегенә 16 авыл керә. Быел беренче ярты елда үзара салым акчасы 772,1 мең сум җыелган булган. Республика бюджетыннан 1 сумга 4 сум өстәгәч, ул 3 млн 860,5 мең сумга җиткән. Һәм менә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов, аның урынбасары Фәнис Тимашев авыллар буйлап үзара салым акчасына башкарылган эшләрне күрсәтеп йөрделәр, дип яза “Арча хәбәрләре” басмасы.

Соңгы елларда урам юлларын рәтләүдә күп эш башкарылды, үзара салым акчасының артып кайтуы нинди файда китерүен халык та аңлады, ди җирлек башлыгы.

Үрнәк бистәсенең Шәрык, Болынлык урамнарын күргәч, Наласаның шикәрдәй вак таш җәелгән урамнары күз алдына килде. “Наласалар бездән күреп эшләделәр, - ди Илгиз Рафаил улы. - Без Балтач оешмасы белән алданрак эш итә башлаган идек. Алар үз технологияләре буенча эшли, чирәмгә, яисә пычракка таш салмый инде алар. Вак таш та үзләренеке”.

Узып барган “Беларусь” тракторы туктап, аның кабинасыннан төшкән агросәнәгать көллияте мастеры Рәшит Гарипов: “Мин шушы урамда яшим. Монда резин итекләр кимичә йөреп булмый иде, хәзер чүәктән дә йөрерлек. Дәүләт галәмәт яхшы программа уйлап тапты, кайчан мондый юл күрер идек әле?” – ди канәгатьлек белән.

Түбән Пошалым авылына кергәндә тау төшеп менәсе. Яз, көз менүләре, төшүләре үзе бер газап иде. Хәзер аннан бернинди проблемасыз үтәсең. Урамнар да ялт иткән, монда да балтачлар эшләгәне күренеп тора. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Камил Фатыйхов: “Чаннан да, дәүләт ярдәме булмаса моның кадәр эш башкарырга үзебезнең генә көч җитми иде, - ди. - Аннан, үзара салым акчасы түләгән кеше, моңа минем дә өлеш керде бит, дип горурланып әйтә ала”.

Казанбаш авылы өчен дә шатланырга кирәк. Колхоз беткәч бигрәк тә ятим бала хәлендә калырга туры килгән иде бу авыл кешеләренә, хәзер исә шәхси эшмәкәрләр Айдар Сабиров белән Марсель Хәлилов ташландык хәлдә яткан җирләрне тәртипкә китереп, кәртинкә кебек терлек тораклары төзеп куйдылар. Бер торак инде таналар белән тулы, әкренләп башкаларын да тутырачаклар. Иң мөһиме - авылның ныклыгы артты, кешеләргә эш урыны бар. Эшләгән кешегә дәүләт тә ярдәм итәм дип тора - терлекчелектә эшләүче Рәдис Мөсәгыйтов, Илһам Әгъзамов дәүләт программасы ярдәмендә яңа йортлар төзеп куйганнар.
Аларга кадәр дә әлеге программа буенча ике йорт төзелгән иде, ди Фәнис Тимашев.

Ныклап төзекләндерелгәннән соң балкып утырган мәктәп яныннан узуы ямьле. Урамы да Мәктәп урамы дип атала. Быел аңа таш түшәгәннәр, монда да тау төшеп менәсе. Хәзер балаларын китергән ата–аналарга машинаны борып та торасы юк - кайсы якка да юл яхшы. Аннары авылның Җиңү, Яшьлек урамнарына да быел таш түшәлгән.

Югары Пошалым, Апайкина-Гарь, Казанка, Күлтәс, Урта Пошалым авыллары урамнарында да шактый эш башкарылган.

“2017 елда да бу эшләр дәвам итәчәк. Киләсе ел өчен кайчан җыясыз, күбрәк җыярга кирәк, дип әйтүчеләр дә бар”, - ди авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot