news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Орнашбаш авылында бер көндә өч бәйрәм булды

Шуларга сәбәп булган яңа күп функцияле үзәк өчен авыл халкы республика, район җитәкчелегенә рәхмәтле

(Арча, 15 сентябрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Розалия Зиннәтова). Кичә Арча районы Орнашбаш авылының яше-карты чын күңелдән бәйрәм итте: көндез яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концертын карап хозурланса, кичен “Җидегән чишмә” Арча халык театрының “Алпамыш алпавыты” спектаклен (Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган) карады. Елга якын клубсыз яшәгән авыл өчен бу бик күңелле вакыйгалар булды. Вакыйганың иң әһәмиятлесе боларга кадәр булганы — авылда яңа күп функцияле үзәк ачылуы иде, диелә “Арча хәбәрләре” газетасында.

Авылга клуб кирәклеге турында сүз соңгы елларда еш телгә алынды. Авыл яшьләре кайларга гына мөрәҗәгать итеп караса да, сәгате сукканны сабыр гына көтәргә туры килде. Насыйп булгач, тугыз ай эчендә элеккеге клуб урынында, авыл уртасында мәһабәт бина калкып чыкты. Ул Әтнә ягына кайтучы–китүчеләрне гүзәллеге белән сокландырып тора.

Элеккеге клуб бинасын хәзер авыл халкының искә дә төшерәсе килми. “Бер елны, Яңа елга берничә көн кала, сәхнәсе җимерелеп төште, — дип искә ала клуб мөдире Гөлназ Гомәрова. — Ул чакта клуб мөдире булып ирем Фәрит эшли иде. Ул яшьләрне җыеп хәлне аңлаткач, яшьләр көн–төн эшләп, өч көн эчендә клубны рәткә кертте. Сәхнәне генә ясап калмыйча, спортзалны, кино будкасын сүтеп, тамаша залы ясадылар. Ә Яңа ел кичәсе ул елны искиткеч матур булды”.

Узган ел ноябрьдә иске клубны сүткәч, авыл халкы Яңа ел бәйрәмен урамда уздырган. Орнашбашта яшьләр бик актив. Үзләре кайда гына эшләсә, яшәсә дә, атна саен авылга ашыга алар. Ә төп җыелу урыны — клуб. Биредә бергәләп яңа идеяләре, фикерләре белән уртаклашалар. Сабан туйларын да авыл халкы үз көче белән оештыра, айга бер тапкыр яшьләр авыл яңалыкларын һәркемгә дә җиткерү нияте белән газета чыгаралар. “Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә актив монда, — дип сүзгә кушыла яшьләр турында сүз чыккач, 19 ел биредә клуб мөдире булып эшләгән Фәридә Сабирова. — Елга икешәр тапкыр авыл халкы белән спектакльләр куя идек, үзебез үк режиссер да”.

Үз авылларына хөрмәт күрсәтеп, шундый мәһабәт бина бүләк иткәннәре өчен авыл халкы республикадагы максатчан программаларның тормышка ашырылуына район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәтләрен җиткерә. Узган ел район башлыгы бирегә килеп җимерек хәлдәге бинаны күргәч, шундук Президентка мөрәҗәгать иткән, ә бүген нәтиҗәсе — күз алдында. Үзәк ачылу тантанасына килгән район башлыгы Илшат Нуриевка, Татарстан Премьер–министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка авыл халкы берсен–берсе уздырып рәхмәтләрен һәм гозерләрен әйтеп калырга ашыкты. Гозерләре дигәннән, балалар бакчасының тузуына, авылда мәктәп булмавына борчыла халык. “Киләсе елга сезнең авылдагы балалар бакчасын төзекләндерү программасына кертәбез. Ә мәктәпкә килгәндә, 30дан артык бала булса, төзибез. Авылның киләчәге турында кайгыртыгыз, балаларыгызны читкә җибәрмәгез”, — диде район башлыгы.

Авыл тарихчысы Мөнир Касыймов Орнашбашта бүген шушы ук урында өченче мәдәният учагы ачылуы турында сөйли. Беренчесе 1932 елда халык йорты булып (анда мәктәп тә урнашкан була), икенчесе 1973 елда ачылган. “Клуб янәшәсендә мәдрәсә, мәчет булган, аннан ул мәктәпкә әйләнеп, гомер буе клуб белән янәшә халыкны агартып, аң–белемгә омтылдырып яшәгән. Монысы — авыл өчен искиткеч зур байлык, мәдәниятле авыл өчен хөкүмәтнең зур бүләге”, — дип үткәннәр турында сөйләп китте ул.

Күп функцияле үзәкне “Арча КСМы” ширкәте төзегән. 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты да, китапханә дә, Утар Аты фельдшерлык–акушерлык пунктының филиалы да (Утар Аты фельдшеры атнаның өч көнендә авыруларны монда кабул итәчәк) бер түбә астында. 300дән артык кеше яшәүче авыл өчен, чыннан да, зур бүләк бу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100