news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Курса Почмак авылы мәктәбендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанованы зурладылар

Шагыйрә, популяр җырлар авторы, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Сания Әхмәтҗанова 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

(Арча, 16 апрель, “Татар-информ", Рәис Шәрәфиев). Бу көннәрдә шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Сания Әхмәтҗанова 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аның туган ягында - Арча районы Курса Почмак авылы урта мәктәбендә бәйрәм чарасы үзды.

"Укучылар авылдаш шагыйрә апалары белән очрашуга февраль аенда ук әзерләнә башладылар: биографиясен, иҗатын яңадан барлап чыктылар, шигырьләрен ятладылар, аның сүзләренә язылган җырларны искә төшереп кабатладылар, үзләре дә иҗат итте. Укучылар гына түгел, бәйрәмгә чакырулы ветеран укытучылар да үз укучылары, хәзер инде танылган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашуны дулкынланып көтте. Алар да иң беренче чиратта авылдаш, урамдаш, күрше булган Сания сеңелләренә үзенчәлекле бүләк әзерләделәр", - ди оештыручылар.

“Кичә методик яктан шулкадәр оста һәм бай эчтәлекле итеп оештырылган. Аны әзерләүчегә aфәрин”, - диде шагыйрә, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Шакировага рәхмәт әйтеп. Сания Әхмәтҗанова, үзе дә ике дистә ел мәктәптә эшләгән педагог буларак, балалар чыгышын, хискә бирелеп, күз яшьләре аша да, сынап-күзәтеп тә тыңлап утырды. “Шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән өзекләр башкарган балалар кайбер профессиональ артистларны да уздырды. Сөйләмнәре шулкадәр саф, сәнгатьле, сөйләдемме-сөйләдемгә түгел, күңелләре аша үткәреп, һәр әсәрне яратып башкаралар. Авыл мәктәпләре дә руслашып бара, дип борчылабыз. Курса Почмак мәктәбе балалары булганда, туган телебезнең киләчәге өметле әле”, - диде шагыйрә.

Очрашуга йөздән артык бала килгән иде. Кичәдә катнашкан укучыларның кайсы кечкенә Санияне, кайсы – педучилище укучысы Сания Шәрәфиева (шагыйрәнең кыз фамилиясе), кайсысы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ бүләге иясе шагыйрә Сания Әхмәтҗанова образын гәүдәләндерде. Биюләр вакытында Сания Әхмәтҗанова балалар арасыннан үзен эзләп утыруын әйтте. “Мин дә шулай авыл сәхнәсендә биеп үскән кыз бит. Безнең чорда сәхнә костюмнарын әниләр чаршаудан, тәрәзә челтәреннән тегеп киертә иде. Бүгенге балаларның киеме дә, бию башкару осталыгы да чын артистларча”, - дип, биючеләр чыгышына үз бәясен бирде ул.

Бәйрәм түренә , шагыйрәнең авылда яшәүче туганнары, ветеран укытучылар чакырылды. Элекке мәктәп директоры, бүген математика укытучысы Минҗан Галимҗанов, татар теле һәм әдәбияты укыткан ветеран укытучы Лимара Мөхәммәдиева, элекке математика укытучысы, Санияне җырга-биюгә өйрәткән пионервожатый Гөлсинә апа Вәлиуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Гүзәл Гыйниятуллина - һәркайсы шагыйрәнең китапларыннан үз күңелләренә якын шигъри бүләк әзерләгән иде. “Безнең дә хис-тойгыларны, тормышчан вакыйгаларын чагылдырганга, бу шигырьләр күңелгә аеруча якын. Якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үз туган авылын зурлаган кебек, Сания дә әсәрләрендә туган төбәгенә дан җырлый. Без аның бүген автобиографик вакыйгаларга нигезләнгән проза әсәре яза башлаганын беләбез. Кайбер өзекләрен “Ватаным Татарстан” газетасыннан зур дулкынлану белән укыдык. Безнең Саниябез чәчмә әсәрләр язу өлкәсендә дә, һичшиксез, уңышка ирешер”, - дигән теләкне белдерде алар.

“Каләм чарлаучы, район һәм республика конкурсларында җиңүче укучылар Курса Почмак авылы мәктәбендә  шактый”, - дип, мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова яшь иҗатчыларны сәхнәгә дәште. Ул шагыйрәнең, киләчәктә түгәрәк җитәкчесе белән элемтәдә торып, остаз буларак ярдәм күрсәтүен сорады.

Авыл китапханәчесе Вәсилә Шиһапова сүзләренчә, мондый дәрәҗәдәге бәйрәм мәктәп диварларыннан ташып чыгып, мәдәният йорты сәхнәсенә, күпсанлы тамашачыга дәгъва итә. Ул шигърият сөюче укучыларга, китапханәгә килгәндә, Сания апаларының китапларын укып, шигырь язу серләренә өйрәнергә киңәш итүен әйтте.

“Бу бәйрәм – үз гомеремдә алган бүләкләрнең иң кадерлесе. Башкаларны зурлаган кеше үз-үзен дә олылый. Бүген сез мине генә түгел, үзегезне дә, туган мәктәбебезне һәм безне кеше иткән укытучыларны да хөрмәтләдегез”, - диде шагыйрә, якташларына һәм укучыларга рәхмәт әйтеп.

Белешмә: Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган "Мәгариф"тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова - "Оч иреккә, җырым", "Пар алма", "Гәрәбә" китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. 2009 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүген Сания Әхмәтҗанова -  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында редактор.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100