news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы күләмендә уздырылган җыр бәйгесенең нәни җиңүчеләре билгеле булды

Бәйге ике өлешкә бүлеп – 3-5, 5-7 яшьлекләр арасында үткәрелде.

(Арча, 23 декабрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре",  Гөлсинә Зәкиева). Арчаның беренче балалар бакчасында җыр бәйрәме узды. “Голосок” район бәйгесендә җиңүчеләр дә ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Бу бәйге быел бишенче тапкыр оештырыла. Анда районның барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүче җырга сәләте булган балалар катнаша", – диде район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Алинә Мөхәммәтшина. 

Бәйге ике өлешкә бүлеп – 3-5, 5-7 яшьлекләр арасында үткәрелде. Барлыгы 38 бала катнашты. Жюри (Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Фатыйхова, педагогика көллияте укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова һәм Алинә Мөхәммәтшина) нәни җырчыларның башкару осталыгына, яшенә туры килүенә, сәхнә культурасына, номерның куелышына, костюмнарга игътибар итте.

3-5 яшьлекләр арасында беренче урыннарны Яңа Кенәрдән Илина Гыйлаҗиева, беренче балалар бакчасыннан Адилә Вәлиева алды. Икенче урын Күпербаш балалар бакчасыннан Эльвина Әхмәтҗанова, өченче һәм дүртенче балалар бакчаларыннан Диләрә Гатина белән Әмирә Сабировага бирелде. Өченче урында Хәсәншәехтан Нариман Галиев, Мөрәледән Амалия Черноярова, Наласадан Назгөл Мөхетдинова, 8нче балалар бакчасыннан Эвелина Сәлимова.

Калган җырчы малай һәм кызлар да бүләксез калмады. Аларның чыгышлары төрле номинацияләр буенча (“Оригиналь жанр”, “Җиңүгә омтылыш өчен”, “Иң матур җыр”, “Иң көчле тавыш” һәм башкалар) бәяләнде.

Ә аерым җырчылар арасында беренче урында Лиана Гыйззәтова (икенче балалар бакчасы), Үрнәк балалар бакчасыннан яшь солдат Ирек Мәгъсүмов, икенче урында Иске Төрнәледән Иркә Абдуллина, 5нче балалар бакчасыннан Азалия Муллагалиева, 9нчы балалар бакчасыннан Камилә Маннанова, өченче урында – Мөндештән Ләлә Зиннәтуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100