news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Иске Иябаш авылында мәчет төзи башладылар

Авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәмендә төзелә торган бу мәчет районда 87нче гыйбадәтханә булачак.

Арча районы Иске Иябаш авылында мәчет төзи башладылар
http://dumrt.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Кичә Арча районы Иске Иябаш авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды: бу көнне иртәнге җидедә мәчет төзелеше башланып китте. Әлеге тантанага биредә яшәүче халык, авылга кайткан кунаклар, тирә-як авылларның имамнары — барлыгы иллегә якын кеше җыелган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Мәчет төзелешен башлап җибәрергә үзенең хәер-фатыйхасын бирергә район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин килде. Ул җыелган халыкны тәбрикләп, мәчет төзеләчәк урында беренче азан әйтте һәм нәфел намазы укыды, дога кылды.

Шуннан соң экскаватор фундамент чокырын казый башлап, эшкә кереште. Әлеге мәчетне авыл халкының һәм иганәчеләрнең матди ярдәме белән быелның көзенә төзеп бетерү ниятләнә. Хәзерге вакытта булачак мәчет янәшәсенә барлык кирәк-ярак төзелеш материаллары кайтартылган.

Проект буенча мәчетнең гыйбадәт залы якынча 100 квадрат метрны тәшкил итәчәк һәм үзенә 70-100 кешене сыйдырачак.

Әлеге мәчет районда 87нче булачак. Бүгенге көндә Арча районында җиде мәчет төзелеп килә, көзгә гыйбадәт йортларының саны 92 булыр дип көтелә. Бүгенге көндә Арча районында 85 мәчет эшли., диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100