news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы башлыгы: Мини-ферма төзү программасында кабат катнашу мөмкинлеге кирәк

Арча районында 157 шәхси хуҗалык мини-ферма төзеп, дәүләт ярдәме алган.

Арча районы башлыгы: Мини-ферма төзү программасында кабат катнашу мөмкинлеге кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Арча районы башлыгы Илшат Нуриев халыкка мини-фермалар төзү программасында кабат катнашу мөмкинлеген бирү кирәк, дип саный. Бу хакта ул «Корстон» да ТР Муниципаль берәмлекләре советының XIV съездында әйтте.

Ул мини-ферма төзү программасы эшли башлаганнан бирле, Арча районында 157 шәхси хуҗалык мини-ферма төзеп, дәүләт ярдәме алганын әйтте. 2019 елда 19 шәхси хуҗалык 6 млн сумга ярдәмгә лаек булган.

«Әлеге программа шәхси хуҗалыкларда сыерлар баш санын 120 башка арттырырга мөмкинлек бирде. Янәдән мини-ферма төзергә теләүчеләр бар. Кызганыч, бу программада кабат катнашу каралмаган. Хуҗалыкларның ирешкән күрсәткечләрен исәпкә алып, программада кабат катнашуга рөхсәт бирү уңай нәтиҗәгә китерер дип саныйм», — ди Илшат Нуриев.

Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә 67 КФХ, 39 гаилә фермасы, 16 мең 124 шәхси ярдәмче хуҗалык терлек үстергәнен билгеләп узды. Дүрт сыерлы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны савым аппаратлары белән тәэмин итү буенча район программасы да зур ярдәм булып торганын әйтте.

Арча башлыгы, шулай ук, торак шартларын яхшырту юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталды. «Әйе, яшьләрне авылда калдыру, авыл җирлеген саклау буенча кызыксындыру чарасы бар. Быел гына яшь белгечләр өчен 10 шәхси йорт төзелде. Сигез гаилә йорт салу өчен субсидия алу бәхетенә иреште. Ләкин бүген алтмышка якын гаилә субсидиягә чират тора, шуларның 35е социаль өлкәдә эшләүчеләр», — диде.

Илшат Нуриев әйтүенчә, йорт салу өчен субсидиягә чират торучылар 7-8 ел эчендә төзелешнең күп өлешен инде башкарып өлгерә, кемнәрдер салып та бетерә. Шул сәбәпле, субсидия күләме сизелерлек кими, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100