news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы башлыгы: Әдәби Сабан туе телебезне саклауга зур өлеш кертә

Бүген Арчаның Үзәк стадионында беренче тапкыр Әдәби Сабан туе уза.

Арча районы башлыгы: Әдәби Сабан туе телебезне саклауга зур өлеш кертә
Гадел Әхмәтҗанов

(Арча районы, 27 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Әдәби Сабан туеның телне саклауда зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Әдәби марафон, Әдәби Сабан туе кебек чаралар туган телебезне саклауда, аны камилләштерүдә рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда бик зур өлеш кертә. Әлеге марафоннарда өлкәннәр генә түгел, балаларның да катнашуы аеруча сөенечле», — диде ул Әдәби Сабан туе ачылышында.

Бәйрәм #Әдәбимарафон һәм #Авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы белән һәм чараның байрагын күтәрүдән башланып китте. Сабан туеның төп бәйгесе — #әдәбикөрәш. Ул #әдәбисабантуе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист бүген Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтә.

Әдәби Сабан туеның абсолют батырын зур мәйданда язучылардан торган жюри билгеләячәк. 

Әдәби көрәштә сәхнәгә икешәр кеше чыга. Алар яттан өчәр-дүртәр куплетлы шигырьләр сөйләргә тиеш. Әгәр ике җиңүчене сайлап алсалар, көндәшләр бер-берсенә әзерләп килгән шигырьне сәнгатьле укырга тәкъдим итәчәк.

Чараны онлайн карарга була.

Әдәби Сабан туе Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100