news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районы балалар бакчаларына йөрүчеләрне ярыштырганнар

Пөшәңгәр, Шушмабаш, Наласа, Яңа Кенәр авыллары һәм Арча шәһәреннән җыелып, спортта көч сынаштылар.

(Арча, 13 октябрь, “Татар-информ”, "Арча" телерадиокомниясе, Рәмзия Гарифуллина). Бүген Арча үзәк стадионында районыбызның мәктәпкәчә яшьтәге балалары спорт ярышларында катнашты. Әлеге чарада Пөшәңгәр, Шушмабаш, Наласа, Яңа Кенәр авыллары һәм Арча шәһәре балалар бакчаларынан 64 бала көч сынашты. Нәниләр 3 төрле яшь категориясенә бүленеп, 20 метрга йөгерде, урыннан торып ераклыкка сикерде. Гомуми команда нәтиҗәләре түбәндәгечә: Арча шәһәренең 9 нчы балалар бакчасы – 1 нче урында, 4нче балалар бакчасы – 2 нче, 8нче балалар бакчасы – 3 нче.

"Арча" телерадиокомниясе шул хакта мәгълүмат бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot