news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Ашытбаш мәктәбендә район беренчелегенә татарча көрәш ярышлары узды

Барысы 70 бала катнашты.

(Арча, 19 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арча районы Ашытбаш мәктәбе спорт залында 2005 елда туганнар һәм алардан кечерәкләр арасында район беренчелегенә татарча көрәш ярышлары шушы төбәктәге крестьян-фермер хужалыгы җитәкчесе Руслан Нуриев призына үткәрелде, дип яза җирле басма.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Барысы 70 бала көрәште. Тренерлар Таһир Лотфуллин, Илшат Фазылҗанов, Рамил Хәкимҗанов хөкем итте. Аларга җанатарлар «Районның иң гадел судьялары» дигән бәяне бирде. Ярышлар бик күңелле барды. Яңа Кенәрдән ветеран педагог, заманында көчле көрәшчеләр әзерләгән Илгиз Сәләхов: «Иң гадел көрәш менә шушы балаларныкы. Алар кайбер зурлар шикелле компромисска бармый, чын күңеленнән көрәшә», — диде. Чыннан да, шулай булды. Җиңелсә, берәүләр гарьлегеннән еласа, арада өченче урынны алгач, шатлыгыннан елаучылар да булды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100