news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы Ашытбаш мәктәбенә Бардадан кунаклар килде

Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе һәм республиканың Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе арасында килешү төзелгән иде.

(Арча, 12 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Узган атнада Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенә, чираттагы эшлекле очрашуга Барда гимназиясе директоры Исмәгыйлева Нурия Габдрахман кызы җитәкчелегендә делегация килде, дип яза районның "Арча хәбәрләре" газетасы.

Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе һәм Татарстан Республикасы Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү буенча ике ел элек килешү төзелгән иде.  

Әлеге ике яклы килешү һәрберебез өчен дә файдалы булды. Методик ярдәмлекләр белән булышу, уртак проектлар, бәйгеләр, видеоконференцияләр даими уздырылып торды. Әлеге чаралар барысы да татар теленә кызыксыну уяту һәм аны инновацион яктан бай эчтәлекле итеп өйрәнү, укучыларда телебезгә, милләтебезгә, аның гореф-гадәтләренә ихтирам хисләре тәрбияләү, телебезне саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла. Үзара ярдәмләшеп , тәҗрибә уртаклашып яшәү үзенең нәтиҗәләрен дә бирә башлады. 2016 нчы елда Барда гимназиясе дә олы дәрәҗәгә лаек булды, аңа Г.Тукай исеме бирелде. Бөек шагыйребез Г.Тукай исемен йөрткән ике белем йортында уртак эшләр, киләчәккә планнар тагын да күбәйде. Г.Тукайның иҗатын тагын да тирәнтен өйрәнү, үзара тәҗрибә уртаклашу, фәнни-практик конференцияләрдә катнашу бурычы куелды.

Ашытбаш мәктәбендәге очрашуда Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы, милли мәсьәләләр бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Фәһим Хатыйп улы катнашты.

Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы мәктәп, укыту-тәрбия процессы, ирешелгән уңышлар, киләчәккә планнар белән таныштырды. Физика (Шәйхетдинов С.Р.), татар теле (Әхмәтгалиева Ә.К.), инглиз теленнән (Фәйзуллина Ф.Ф.) ачык дәресләр үткәрелде. Мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштырылды. Спорт секциясе эше, нәтиҗәләр белән Сабирҗанов Н.Ф. таныштырды. Укучылар мәктәп музее турында өч телдә сөйләделәр. Рус теле (Фәхретдинова З.С.), инглиз теле (Шәйхетдинова Г.В.) укытучылары да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп яны тәҗрибә участогы буенча биология укытучысы Ибатуллина Н.Г. чыгышы тыңланды. “Кул эшләре” күргәзмәсе дә кунакларның күңелен җәлеп итте.

Ахырдан “Туган җирем, синнән алам мәңге сүнмәс яшәү көчен” әдәби-музыкаль кичә булды. Кунаклар туган як тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштылар. Авылның танылган шәхесләре, матур үткәне, якты киләчәге турында мәгълүмат бирелде. Җырга-моңга бай, эшкә батыр, һәрвакыт алдынгылар рәтендә баручы мәктәп коллективы кунакларны әсир итте. Әйе, Тукай мәктәбендә талантлы яшьләр үсә. Димәк, авылның киләчәге ышанычлы.

Зөлфәт Миннефәр улы Ашытбаш мәктәбе коллективы эшчәнлеген яхшы бәяләде, ике арада барган элемтәнең бик кирәкле булуына басым ясады һәм аның киләчәктә дәвамлы булачагына зур ышанычын белдерде. Нурия Габдрахмановна бүгенге очрашудан алган тәсирләре белән уртаклашты. Тукай якташларының искиткеч кунакчыл, тырыш, талантлы булуларына горурлануын белдерде. 26 апрель – бөек Тукаебызның туган көнендә узачак конференциягә чакыруын җиткерде, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100