news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча район Советының утырышлар залында киңәшмә үтте

Янгынга каршы оешкан комиссия тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрдән соң күп торак пунктларда су сыешлыкларның буш торуы ачыкланган

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашында үткән киңәшмәне муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Бу хакта “Арча хәбәрләре”ндә язалар.
Киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләрнең берсе - районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүнең торышы. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Әмир Әмирфатов торак пунктларның су белән тәэмин ителешенә аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, районда янгынга каршы оешкан комиссия тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрдән соң күп торак пунктларда су сыешлыкларның буш торуын, йә булмаса, янгын куркынычы булганда тиз арада хәвеф урынына ашыгырга тиешле техниканың төзек булмавы ачыкланган. Җитәкче мәктәпләр, авыл клублары, мәдәният йортлары янында, ягъни кешеләр күп җыела торган урыннарда сыешлыкларны су белән тутырып, әзерләп куюның әһәмиятлелегенә басым ясады. Аннан соң кизү тору мәсьәләләренә дә игътибар итәргә чакырды. Бигрәк тә төнге чорда моның кирәк булуын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot