news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча район башлыгы “Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби марафон башлаган

Илшат Нуриев Инстаграмында Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен урнаштырган.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Арча муниципиаль район башлыгы Илшат Нуриев Инстаграмында Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби марафон башлаган. Ул шагыйрьнең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен укыган.

Район башлыгы әдәби эстафетаны язучы Разил Вәлиев һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Тукай фонды" рәисе Риман Гыйлемхановка тапшырган.
 

  • "Без Тукайны укыйбыз" (#әдәбимарафон) проекты – Инстраграм социаль челтәре кысаларында үткәрелә торган онлайн-проект. Проект Арча муниципаль районы, район мәдәният йорты һәм Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан үткәрелә.


““Без Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән әдәби марафон 25 март – 26 апрель көннәрендә үткәрелә. Чараның максаты – шагыйрьнең күпкырлы иҗатын пропагандалау, укучыларны язучының әдәби мирасы белән киңрәк таныштыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү”, - диде Арча район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Әдәби марафонда һәркем катнаша ала. Аның өчен Габдулла Тукай шигырен (татар яки рус телләрендә) сайлап алып, марафон барышында укып, видеоязманы Инстаграм аккаунтыгызга #безТукайныукыйбыз хэштегы белән урнаштырырга кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100