news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча район балалар китапханәсе грант откан

Арча район балалар китапханәсе “Уку кинозалы” проекты белән Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына лаек булды.

(Казан, 10 февраль, "Татар-информ, Ләйлә Хәкимова). Арча район балалар китапханәсе Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына лаек булды. Әлеге грант муниципаль мәдәният учреждениеләренең иҗади проектларын гамәлгә ашыру максатыннан бирелгән. 8 февраль көнне әлеге “кинозал” беренче тамашачыларын кабул итте, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фазылова.

“Китапханәдә кинозал оештыруның төп максаты - балалар һәм яшүсмерләрне китапханәгә тарту, кино сәнгате аша әдәби әсәрләр укуга җәлеп итү. Шулай ук укучыларга мәктәп программасын үзләштерүне җиңеләйтү, аларның буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү дә күздә тотылды. Чөнки шәһәребездә балаларга күмәкләшеп кино карау урыны юк иде”, – дип билгеләп узды ул.

Район балалар китапханәсе мөдире Алсу Рәхимбаева укучыларны “кинозалда” үтәчәк чаралар белән таныштырды һәм классик язучы Лев Толстой әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән кинофильм карарга чакырды.

Соңыннан китапханәче Рәзинә Абдуллина укучылар белән әсәрнең авторы, геройлары, эчтәлеге турында фикер алышты.

Әлеге “кинозал” кино белән китапны чагыштырып карарга, әдәби әсәрләрне яхшырак үзләштерергә ярдәм итәр дип ышанып калалар китапханәчеләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100