Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча педагогия көллияте командасы Россия чемпионы булды
Анапада һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында II Бөтенроссия җәйге ГТО фестиваленең финалы узды.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Арча педагогия көллияте командасы Анапада узган Бөтенроссия җәйге ГТО фестивалендә Россия чемпионы булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
11-15 сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендәге "Смена" шифаханә-курорт берләшмәсе базасында һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында II Бөтенроссия җәйге ГТО фестиваленең финал ярышлары узды. Ярышларны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм "Россия яшьләре" иҗтимагый-дәүләт физкультура-спорт берләшмәсе оештырды.
Фестивальдә Татарстан данын Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте командасы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча көллият командасы беренче урынны яулады, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз