news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча педагогика көллиятендә Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулуга багышланган региональ бәйге үтте

Бәйгедә көллиятләр һәм училищелар студентлары вокал буенча көч сынашты

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә педагогик көллиятләр һәм училищелар студентлары арасында вокал буенча Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулуга багышланган региональ бәйге үтте, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
Биредә Татарстанның 10 көллияте һәм педучилищесыннан (Казан, Лениногорски, Бөгелмә, Тәтеш, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Әлмәт һәм Арча) барлыгы 26 укучы катнашты.
Ике көн дәвамында барган бу бәйгенең нәтиҗәләре: Арча педагогика көллиятенең музыка бүлегенең I курс укучысы Азалия Нәбиуллина (укытучысы — Гөлнара Гәрәева, концертмейстеры — Ләйлә Минһаҗева) гран-прига лаек булды, шулай ук I курс студенты Алисә Ибраһимова (укытучысы — Зилә Шәйхетдинова, концертмейстеры — Рушания Хәбибуллина) “За лучшее воплощение художественного образа произведения” номинациясендә, IV курс студенты Фирүзә Камалова (укытучысы — Илгиз Закиров, концертмейстеры — Ирек Рәхмәтуллин) “За сохранение народных традиций” номинациясендә җиңүче дип табылды. Музыка белгечлеге буенча белем алучы студентлар арасында олы яшь төркемендә IV курстан Алсу Кәбирова (укытучысы — Гөлнара Сабирова, концертмейстеры — Эльвира Рәхмәтуллина) өченче урынны яулады. Ә башка белгечлекләр буенча белем алучылар арасында кече яшь төркемендә инглиз теле бүлегенең III “Б” төркеме укучысы Диләрә Гыйльметдинова (укытучысы — Рушания Хәбибуллина), ә олы яшь төркемендә инглиз теле бүлегенең III “Д” төркеме укучысы Алинә Салихова (укытучысы — Гөлнара Гәрәева, концертмейстерлары — Шәехрази Ибәтуллин, Ләйлә Минһаҗева) 3 урыннарны алды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot