Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча педагогика көллиятендә II Республика һөнәри конкурсы узган
Бәйгедә Арча, Казан, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллының рус һәм татар телләрендә белем алучы педагогика көллиятләре студентлары катнашкан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Арча педагогика көллиятендә “Педагогик осталык баскычлары” дип исемләнгән башлангыч сыйныфларда укыту элементларын үз эченә алган II Республика һөнәри конкурсы узды, дип язган "Арча хәбәрләре".
Бәйгедә рус һәм татар телләрендә белем алучы республиканың Арча, Казан, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллы педагогика көллиятләреннән чыгарылыш төркеменең 10 студенты көч сынашты.
Беренче этапта студентлар “Ышанам: мин яхшы укытучы булачакмын!” темасына визит карточкасы тәкъдим итте. Шулай ук әйләнә-тирә дәресеннән фрагмент күрсәттеләр, “5 минут өйрәтәм” конкурсында тиз арада төрле кул эшләре башкардылар.
Рус телендә белем алучылар арасында Арча педагогика көллиятеннән Айгөл Миндубаева 2 урынга, татар телендә белем алучылар арасында Сылу Селедченко 2 урынга, Руфия Хисмәтуллина 3 урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз