news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча педагогика көллияте студентларын хастаханәдән чыгарганнар

Башлангыч мәгълүматларга караганда, аллергияне кызлар аудиториядә сиптергән хушбуйның бер компоненты китереп чыгарган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Арча педагогика көллияте студентларын хастаханәдән чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, аллергияне кызлар аудиториядә сиптергән хушбуйның бер компоненты китереп чыгарган. Зыян күрүчеләрнең барысына да гистаминга каршы терапия үткәрелгән. Кызларның хәле тотрыклы.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Арча педагогика көллиятендә узган җомгада гадәттән тыш хәл килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Студент кызларның берсе аудиториягә кибеттә арзан бәягә юнәткән хушбуй алып килгән. Ислемайны берничә тапкыр сиптергәч, берничә минуттан соң кызларның хәле начарайган.

18 студентны хастаханәгә озатканнар. Табиблар тиешле процедуралар үткәргән, хәзер зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы.

Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot