news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча мәктәбендә хәрби-спорт уеннары үткәрелде

Ул яшь армияченең кызыл беретын кию хокукы буенча имтихан рәвешендә узды.

(Арча, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”). Татарстанның Арча шәһәре 2 нче номерлы мәктәбендә “яшь армияченең кызыл береты”н кию хокукы буенча имтихан рәвешендә хәрби-спорт уеннары узды, дип белдерә тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен укытучы Илдус Әскәров “Арча хәбәрләре” газетасына.

Мәктәп тарихында тәүге тапкыр оештырылган уеннар директор Гөлназ Гыйниатуллина, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһановның сәламләү сүзләре белән башланды. “Киләчәктә яшь армиячеләр — Россиянең патриотлары рәтенә бары лаеклылар гына алыначак!” – диде аларга хәрби комиссар.

Районның “Яшь армияче” (“Юнармия”) җирле бүлеге җитәкчесе Илдус Әскәров белән отряд командиры — шушы мәктәп укучысы Левон Алврцян бу хакта белә. Алар укучыларга авырлыкларны кичү юлларын аңлатты. 10 этаптан торган уеннарны башкарып чыгу җиңел булмады, билгеле. Финалда катнашкан 15 уенчының бары яхшы әзерлеклеләренә — 6 катнашучыга гына бәхет елмайды. Әнә шул чыдамнар, тырышлар кызыл беретлар һәм яшь армияченең күкрәк билгесе белән бүләкләнде, диелә Арча хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100