news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча һәм Кама Тамагы районнарында яңа прокурорлар билгеләнгән

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Арча районы прокуратурасы коллективына яңа билгеләнгән җитәкчене тәкъдим итте.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Арча һәм Кама Тамагы районнарында яңа прокурорлар билгеләнгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Россия Федерациясе Генераль прокуроры приказы нигезендә Арча районы прокуроры вазифасына юстиция өлкән советнигы Фәнис Шәйхаттаров билгеләнде.

Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Арча районында прокуратура коллективына һәм Арча муниципаль районы активына яңа билгеләнгән җитәкчене тәкъдим итте”, - дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Фәнис Шәйхаттаров 1975 елның 19 октябрендә Кече Чынлы авылында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1998 елда Кама Тамагы районында прокурор ярдәмчесе булып башлаган. 2003 – 2008 елларда Кама Тамагы районы прокуроры урынбасары, 2008 – 2018 елларда район прокуроры булган.

Элек әлеге вазифаны биләгән Ринат Ситдыйков республиканың Кама Тамагы районы прокуроры итеп билгеләнгән. Аны коллективка чәршәмбе, 7 ноябрьдә, тәкъдим итәчәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100