news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча кызы Россиянең иң гүзәл студенты булып танылды

Камилла Прахова Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган.

Арча кызы Россиянең иң гүзәл студенты булып танылды
http://arskmedia.ru/

(Арча, 7 март, «Татар-информ», «Арча-информ»). Бу көннәрдә Самарада «Россия студентлар язы» XXX фестиваленең «Россия студентлар гүзәле — 2022» бәйгесенең финалы узды. Җиңүче таҗына Арчада туып-үскән Камилла Прахова лаек булды.

Камилла Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Казан илкүләм технология тикшеренү университетында укый.

Камилла «Россия студентлар язы» XXX фестиваленең ачылу тантанасында катнашачак. Ул 18 майда Самара шәһәрендә узачак.

«Мин җиңүемә әле дә ышана алмыйм. Күз яшьләре бәреп чыкты хәтта», — ди Россиянең иң гүзәл студенты.


news_right_1
news_right_2
news_bot