news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча командасы Сочида башкорт спортчыларын җиңде

Кичә башкортлар белән уйнап, көндәшләрен 5:0 белән җиңделәр.

Арча командасы Сочида башкорт спортчыларын җиңде
Ильнар Тухбатов

(Арча, 11 апрель, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчаның "Драконы" командасы (2008 елгылар, тренеры Рафис Миңнуллин) кичә Сочида Бөтенроссия хоккей ярышында бишенче көн хоккей уйнады. Дүрт җиңүгә ирештеләр һәм бер тапкыр җиңелделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Арча командасы Амур, Смоленск, Саратов өлкәләре командаларын җиңделәр, кичә Краснодар крае "Орлы" командасын аздан гына җиңми калдылар, уйнап, очко кертеп җиңелсәләр иде, очколар тигез булып (2:2), буллитта тегеләр 1 очко кертеп, җиңелделәр.

Кичә башкортлар белән уйнап, көндәшләрен 5:0 белән җиңделәр. Беренче көнне 4:1, икенче көнне 6:0, өченче көнне 18:0 белән җиңсәләр, бүген 5:0 белән җиңделәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot