Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча көллиятендә республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалы була
Һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында бәйгенең финалына унбер кыз чыккан.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында «Татар кызы» республика конкурсы 24 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында булачак.
Ул «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Конкурс татар кызының эчке дөньясы байлыгын һәм иң яхшы сыйфатларын ачу, тел, мәдәният, татар милләтенең үзенчәлеге белән кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.
Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабына Татарстанның 32 һөнәри белем бирү оешмасыннан гариза кабул ителгән, шуларның унбере конкурсның турыдан-туры этабына сайлап алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз