news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча хоккейчылары Сочига очты

Алар республикадан бердәнбер команда Россия күләмендәге ярышларда катнашачак.

Арча хоккейчылары Сочига очты
arskmedia.ru

(Арча, 5 апрель, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре").  Арчаның "Драконы" командасы Сочига очты. Алар белән тренерлары Рафис Миңнуллин, "Арча — Арена" Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров, әти-әниләре дә китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Барысы бергә 2018 елгы 17 бала Арчаның 6нчы мәктәбендә хоккей классында 4нче сыйныфта укыйлар. Алар бу абруйга республика күләмендәге ярышта отып ирештеләр.

Алар республикадан бердәнбер команда Россия күләмендәге ярышларда катнашачак. 5 апрельдә ярышлар тантаналы рәвештә ачылачак. Арча спортчылары 6 апрельдә уйный башлаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100