news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча хастаханәсендә сабый үлемен тикшерүне Марат Садыйков контрольгә алды

Хәзерге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре медицина документларын өйрәнә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Арча хастаханәсендә яңа туган сабый һәлак булуы, моның табибларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыгуы турында фаразлар массакүләм мәгълүмат чараларында таралды. 

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы Арчадагы гаиләнең тирән кайгысын уртаклашты һәм әлеге фаҗигане Арча район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт бүлеге тикшерүен белдерде.

«Хәзерге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре медицина документларын өйрәнә. Баланың үлеменә китергән сәбәпне суд-медицина экспертизасы билгеләячәк. Бу очрак Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның шәхси контролендә», — дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдергәнчә, ваемсызлык турындагы маддә буенча җинаять эше дә кузгатылган. Әлеге эшне тикшерүне Арча районы прокуратурасы контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot