Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арча гаиләсе “Гаиләнең бәхетле мизгелләре” дигән Россиякүләм конкурста җиңгән
Аларны Мәскәүдә бүләкләгәннәр.
(Арча, 2 ноябрь, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”). Октябрь аенда “Әти-әниләрнең илкүләм ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырган конкурска йомгак ясалды. Шунысы куанычлы — Россия күләмендә узган конкурста безнең районнан да җиңүче гаилә бар. Үрнәктә яшәүче Камалетдиновлар гаиләсе ул, дип шатлык уртаклаша “Арча хәбәрләре” газетасы.
Әлеге “Гаиләнең бәхетле мизгелләре” Интернет фотоконкурсы мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләр арасында барды һәм хезмәтләр өч төрле номинациядә бәяләнде. Камалетдиновлар гаиләсенең бәхетле мизгелләрен — гаиләнең бергә җыелышып кул эшләнмәләре ясаган кич утыруны чагылдырган фотосурәт “Гаилә традицияләре” номинациясендә 1500 хезмәт арасында 1 нче урынга лаек булган. Гаилә башлыгы өлкән кызы белән Мәскәү кадәр Мәскәүгә барып бүләк алып кайткан.
Алсу һәм Илгиз Камалетдиновлар 3 бала үстерә. Ике кыздан соң, көттереп кенә, дөньяга килгән төпчекләре — 5 яшьлек Ильяс Үрнәк балалар бакчасына йөри. Алсу үзе дә шушы бакчада эшли. Гаиләне кул эшләнмәләре, сувенирлар ясауга тарту да - аның хезмәт җимеше. Аның кул җылысы аша үткән эшләнмәләр балалар бакчасын да бизи. Күптән кулы нәрсә дә булса эшләргә “кычытып” торган Алсу бу өлкәдә хезмәтен үз бакчаларын ямьләндерүдән башлаган дисәң дә ялгыш булмас: иске табак, пластик шешә, чуерташлар, тагын башка күп кенә чүпкә ташланасы әйберләр аның кулы аша үтеп, тиз арада бакчаны ямьли башлаган. Кышкы озын кичләрдә, вакыты янга кала башлагач, ул бу хезмәткә иркенләп бирелә. Аның пластик шешәдән ясаган тавис кошларын, попугайларын беренче карашка тере дип тә кабул итәргә мөмкин. Әни кеше янына әкренләп балалар җыела башлый. Әтиләре Илгиз дә, баштарак читтә йөрергә тырышса да, шундый матурлыкны күргәч, кызыксынып китә. Хәзер шөрепләргә беркетү, чыбыклар белән урау кебек эшләр аның өстендә. Ә Ильяс – һәркемнең ярдәмчесе. Гаилә бергә җыелып хезмәткә тотынса, Ильяс әле берәүгә, әле икенчесенә булышып алҗып бетә.
Бу сәләте Алсу ханым әнисеннән "ияргән". Әнисе алар гаиләсенә кунакка килгәч әле дә яратып башкарган шөгыльләре ул аларның. Куллары эшли, серләр бушатыла, киңәшләр бирелә — берничә куянның койрыгы бергә тотыла да куя!
Бүгенге вакыт җитмәүгә, тормыш авырлыгына зарланган заманда шундый фанатлар яшәве — һәркем өчен үрнәк! Һәр гаиләнең шундый рухтагы бәхетле мизгелләре күп булса иде, диелә “Арча хәбәрләре”ндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз