news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча филиалы юлчылары җиңү яулады

Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиевка «Татавтодор»ның күчмә кубогын тапшырдылар.

(Арча, 19 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). «Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалы базасында республика буенча 10 филиал һөнәр ияләренең бәйгесе булды. Алар юл хезмәтенең төрле өлкәләрендә сыналды. Быел да Арча филиалы командасы беренче урынны алды. Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиевка «Татавтодор»ның күчмә кубогын тапшырдылар. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты, дип яза "Арча хәбәрләре" газетасы.

Һөнәрчеләр белән бергә Арча халкы да бәйрәм итте. Төрле уеннарда катнаштылар, концерт карадылар, җигүле атларга утырып йөрделәр, квадроциклларда җилдерделәр, пониларга атланып йөрделәр, таудан чана шудылар, чана да (ватрушки) юлчыларныкы иде, ә балалар мәйданчыгында әкият геройлары сабыйларның күңелен күрде. Балаларга уеннар күп иде. Һәм барысы да бушка! Ул гынамы, бушка тамак ялгап алырга да мөмкин иде. Суыкта түгел, палатка эченә кереп, җылыда (җылыткычлар эшләп тора) коймак, кайнар чәй, шашлык, тәм—томнар белән сыйланып чыгасың. Берәү дә синнән акча сорамый! Бәйрәмгә килгән халык бик канәгать иде.

Соңыннан Кыш бабай да килеп, зур Карачкы яндырылды. Аннан балалар вак таш тавы өстенә узыша-узыша күтәрелде! Кем беренче? Малайлар, кызлар ярышы аерым үткәрелде. Тау башына беренче булып менеп җиткән кызга да, малайга да чана бүләк итттеләр. Халык : «Балаларга да, үзебезгә дә аерым бер бәйрәм булды бу», — дия-дия күтәренке күңел белән таралышты, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100