Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Арча элеваторы” оешмасының хезмәткәрләренә 1 млн 300 мең сумнан артык хезмәт хакы бирәчәге бар
Район прокуратурасы судка хезмәт хакын түләттерү буенча 37 гариза юллады
(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). “Арча элеваторы” оешмасында эшләүчеләр хезмәт хокуклары бозылу турында прокуратурага мөрәҗәгать итте.
Җәмгыятьнең 2014 елның июнь-июль айлары өчен үз хезмәткәрләренә 1 млн 300 мең сумнан артык хезмәт хакы бирәчәге бар. Эш бирүче Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе таләпләрен тупас рәвештә бозган.
Оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрендә билгеләнгәнчә, ярты ай саен билгеле бер көндә хезмәт хакы бирелергә тиеш.
Район прокуратурасы җәмәгать судына “Арча элеваторы” жәмгыятеннән хезмәт хакын түләттерү буенча 37 гариза юллады. Суд прокуратураның барлык гаризаларын да карады һәм канәгатьләндерде.
“Арча элеваторы” җәмгыяте җитәкчесе Н. Гобәйдуллинга хезмәт законнарын бозуны туктатырга һәм хезмәт хакын вакытында түләп бару буенча тиешле чаралар күрергә күрсәтмә бирелде.
Прокуратура предприятие җитәкчесенә карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.31 нче маддәсе нигезендә, эш бирүченең коллектив килешүләр буенча бурычларын үтәмәве турында эш кузгатты, дип белдерә
прокурор ярдәмчесе Рамил Йосыпов “Арча хәбәрләре” газетасына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз