news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча егете таэквондо буенча Россия чемпионатында чыгыш ясады

Татарстанның җыелма командасына Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Арчадан 31 кеше кергән.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре", Румия Надршина). Арчадан Алмаз Закиров таэквондо буенча Татарстанның җыелма команда составында Россия чемпионатында чыгыш ясады. Татарстанның җыелма командасы 45 команда арасыннан икенче урынны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Казанда "Таэквондо һәм өстәл теннисы үзәге"ндә таэквондо буенча Россия чемпионаты булды. Чемпионатта Россиянең төрле төбәкләреннән 500гә якын спортчы катнашты.

Татарстанның җыелма командасына Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Арчадан 31 кеше кергән. Безнең Арчадан ярышта Алмаз Закиров катнашты. Мәскәү команда беренче урынга лаек булды.

Татарстан командасының уңышка ирешүендә Алмазның (тренеры - Газинур Борһановда) өлеше зур. 

news_right_1
news_right_2
news_bot