news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча егете хапкидо буенча Европа чемпионатында җиңгән

Алмаз Татарстаннан берүзе катнашкан.

Арча егете хапкидо буенча Европа чемпионатында җиңгән
arskmedia.ru/

(Арча, 8 октябрь, "Татар-информ", "Арск-информ", Румия Надршина). Арча егете Алмаз Закиров шимбә төнлә Санкт--Петербургтан Арчага кайтты. Ул хапкидо һәм таэквондо ярышларында җиңгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тренеры Газинур Борханов, районның таэквондо буенча федерация рәисе, әтисе Илфат Закиров белән Санк--Петербургта сугышчан сәнгать фестивалендә катнашты. Алмаз спортның ике төре буенча чыгыш ясады. Ул хапкидо буенча Европа чемпионатында, таэквондо буенча Бөтенроссия турнирында катнашты.

Алмаз Татарстаннан берүзе катнашкан. Алмаз Закиров хапкидо ярышларында 85 кг авырлыктагылар арасында чемпион булды. Шунда ук таэквондо буенча да призлы урынны алган. 

Корея үз тарихында 900ләп хөҗүмгә дучар була. Һәм аның халкы нәтиҗәсендә дошманнарын җиңеп бара. Хапкидо рухы ул -- туган илеңне ярату, аңа бирелгәнлек һәм тугры калу. Хапкидо 1963 елда гына рәсми исем ала. Мәгънәсе: хап - фикерне туплау, ки - энергия, до - юл төшенчәсен аңлата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100