news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча башлыгы үзара салым турында: Тиененә кадәр хисап тоту кирәк, шуннан кеше ышана

Үзара салым кеше милекне үзенеке икәнен сизсен өчен дә кирәк, дип саный Илшат Нуриев.

Арча башлыгы үзара салым турында: Тиененә кадәр хисап тоту кирәк, шуннан кеше ышана
Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Арча районы башлыгы Илшат Нуриев фикеренчә, халыкка үзара салым акчасының нинди максатларга тотылганын күрсәтә белү зарур. «Тиененә кадәр хисап тотарга кирәк, шуннан кеше ышана. Без инандыру алымы белән генә эшлибез», — диде ул ТР Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында.

Ул Татарстандагы тормышны якутларныкы белән чагыштырып күрсәтте. «Өч ел элек якутлар делегациясе килгән иде. Алар үзара салым тәҗрибәсен өйрәнеп, үзләрендә кертәләр. Киләсе елда авыл торак пунктында беренче мәктәп ачарга җыеналар. 1600 кеше, 300 бала өчен бу зур бәйрәм. „Моңарчы кайда укыдыгыз“ дип сорыйм. „Шәхси йортларда, гаражда, кайда җылы, шунда укыдык“ диләр», — дип сөйләде Илшат Нуриев.

Ул якутларның су белән бәйле проблемалары да булганын әйтте. Ике авыл җирлегенә бер су ташу техникасы алганнар. Авыл җирлекләре арасы 220 километр, һәр атна чиратлап файдаланалар.

«Кешеләргә аңлатырга, чагыштырып күрсәтергә, эшләгән эшне дөрес итеп күрсәтә белергә, тиененә кадәр хисап тотарга кирәк, менә шуннан кеше ышана. 5 сумның 1 сумын үзең бирү күп түгел инде. Үзара салым кеше үзенеке икәнен сизсен өчен дә кирәк дип саныйм. Әле 40 Президент программасы да бар», — ди Арча башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов аның сүзен җөпләп: «Җәннәттә яшибез икән әле дияргә кирәк, — диде. — 40 программа эшләүгә карамастан, авыл тормышының тавык чүпләп бетерә алмый торган мең мәшәкате бар, шуңа күрә бу корал бик яхшы әйбер».

2013-2018 елларда Татарстанда үзара салым акчасы 816,2 млн сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100