news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча башлыгы Илшат Нуриев: Ат — гомер-гомергә татар халкының дусты, ашатучысы булган

Киләсе елда «Ат көне» бәйрәмендә атларны 160 чакрымга чаптырачаклар.

Арча башлыгы Илшат Нуриев: Ат — гомер-гомергә татар халкының дусты, ашатучысы булган
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр «Ат көне» бәйрәме үткәрелде. Арча башлыгы Илшат Нуриев бәйрәмдә атның татар халкының дусты, киңәшчесе һәм ашатучысы булганын әйтте.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев фикеренчә, атсыз татар халкын күз алдына китерү мөмкин түгел. Бер-беребезне сөендереп, татарча сөйләшеп, гореф-гадәтләрне онытмыйча атлы халык булып калырга язсын», — диде ул.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар халкының һәрвакытта да ат тотканын әйтте.

«Бирегә атта чабучылар, йөрүчеләр җыелды. Күптән түгел генә башлап җибәргән идек, хәзер инде зур дәрәҗәгә иреште», — диде ул.

Аның әйтүенчә, чабышкы атларны быел 40, 80, 120 чакрымга чаптырсалар, икенче елга 160 чакрымга да чабыш ярышы үткәреләчәк.

«Спортчылар барысы да бертавыштан Яңа Кырлай җирен Россия күләмендә иң яхшы, иң уңайлы трасса, диде. Күркәм, зур мәхәббәт белән оештырылган. Ярыш булса да, күңел ял итә», — диде Васил Шәйхразиев.

Бәйрәмдә барлыгы 120 ат катнашты. «Мәскәү, Төмән өлкәләреннән, Кабардин-Балкар республикасы һәм Санкт-Петербургтан килделәр», — диде оештыру эшләре белән шөгыльләнүче Айрат Хәбибуллин.

«40 һәм 80 чакрымга ат чабышы ярышларына Татарстаннан катнашучылар артты. „Иң матур бизәлгән арба“ номинациясендә барлык катнашучыларны да бүләклибез, ул бәйгедә оттырганнар юк», — диде оештыручы.

Шулай ук атны арбага иң тиз җигү һәм иң матур арба, «Авыл мәргәне», «Кумысмен» кебек гадәти булмаган конкурслар, рәсем бәйгесе, ат дагалау буенча мастер-класс, билбау көрәше, өчпочмак ашау буенча чемпионат, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылды. Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итте.

«Ат көне» Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100