news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор ансамбле 1нче дәрәҗә лауреат булды

Яр Чаллы шәһәрендә Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII Ачык республика курайчылар бәйгесе узды.

(Арча, 10 май, "Татар-иинформ", "Арча хәбәрләре"). Яр Чаллы шәһәрендә Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII Ачык республика курайчылар бәйгесе узды, дип яза җирле басма.

 «Халык уен кораллары» номинациясендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор ансамбле, кубызчылар һәм курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучы Альберт Гайнетдинов). «Курай» (аерым башкару) номинациясендә Азат Ахунов III дәрәҗә лауреат, Рената Хәсәнова — I дәрәҗә дипломант, Әмир Хафизов — III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучы Альберт Гайнетдинов), Платон Будков I дәрәҗә дипломант исемен яулады (укытучы Айгөл Гарифуллина).

news_right_1
news_right_2
news_bot