news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айнур Шәрәфиев — «Алтын лира» дипломанты

19-20 ноябрь көннәрендә Казанда “Алтын лира” II Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). 19-20 ноябрь көннәрендә Казанда “Алтын лира” II Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Россиянең Чабаксар, Пермь, Түбән Новгород, шулай ук Витебск, Донецк, Дүшәнбе шәһәрләреннән килгән укучылар көч сынашты. Бу хакта “Арча хәбәрләре” яза.

Алар арасында Арча Укучылар сарае укучысы Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады. Ул II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot