news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча агитбригадасы ындыр табагында булды

Форсаттан файдаланып Фаил Котдусов алдынгылар исемнәрен дә әйтеп үтте.

Арча агитбригадасы ындыр табагында булды
arskmedia.ru/

(Арча, 27 август, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре" ). Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада да үз эшен башлап җибәрде. Узган атнада ул “Северный” ширкәтенең Носы бригадасы ындыр табагында булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Басудан ашлык белән кайткан машиналар туктап, шоферлары да бераз ял итеп алды, трактор гөрелдәүләре дә санаулы гына вакытка тынып торды.

– Көннәр матур торудан файдаланып, тулы көчкә эшләргә тырышабыз. Арыш 676 гектарга чәчелгән иде, ул тәмамланды инде. Борчак суктыра башлаган идек. Уңышы яхшы. Бер басудан 31, икенчесеннән 28 центнер чыкты. Тик яшел булгач, бераз туктап торырга булдык. Хәзерге вакытта турыдан туры бодай суктыралар, – диде хуҗалыкның баш икътисадчысы Фаил Котдусов.

"Төп ындыр табагы безнең Носыда. Бөтен ашлык бирегә кайта. Эшкәртелә, чистартыла, киптерелә һәм дәүләткә озатыла. Быел эшләргә бик авыр.Ашлык дымлы. Техника еш ватыла. Киптерергә күп кирәк. Ярый әле газ ягыла, ягулыкны җиткереп тә булмас иде", - диде ул.

Форсаттан файдаланып Фаил Котдусов алдынгылар исемнәрен дә әйтеп үтте.

Агитбригада чыгышы ындыр табагындагыларга да, кырдагыларга да музыкаль сәлам булып яңгырады. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәребез, яраткан җырчыларыбыз Данис Гайфуллин, Динар Бариев та җырларын көнне төнгә ялгап эшләүче авыл хезмәтчәннәренә багышлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100