news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Яңа Кенәр авылында көрәш ярышлары җиңүчеләре билгеле

Арчаның Яңа Кенәр авылында көрәш ярышлары җиңүчеләре билгеле
Фото: https://arskmedia.ru

Арчаның Яңа Кенәр авылында көрәш ярышлары булды. Анда 2010нчы елгы яшүсмерләр һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр көрәште. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Румия Саттарова яза.

Татарстан Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин, Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһирров кайтты. Район башкарма комттеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Арча шәһәре Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллинның ярдәмчесе Айдар хәзрәт Сафиуллин догалар укыды. Яңа Кенәр авылы мәчете имамы Ирек хәзрәт Галиев спортчыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.

Бәйрәмне башлап җибәрүче ветеран педагог Ришат Садыйков Яңа Кенәрдә 40 ел физкультура укыткан кеше. Электән яңакенәрләр спортка көчле, яшьләр бик актив, төрле спорт ярышларында катнашалар. Ришат абый үзе шәхсән һәм өч улы белән 15 елдан артык волейбол ярышлары үткәрә. Бүгенге көрәш ярышының идеясе һәм иганәчелек итүчесе Яңа Кенәр мәчете мәхәлләсе. Оештырып йөрүчеләрнең берсе - Ришат Садыйков.

Ярышларда 100дән артык көрәшче катнашты. Күрше районнардан да килгән спортчылар да бар. Нәҗиҗәләр. Арча районы мәктәпләре командалары арасында 1нче урынга Яңа Кенәр мәктәбе командасы чыкты (тренеры Хәйруллин Зөлфәт Таһир улы). 2нче урында Лесхоз мәктәбе командасы (тренеры Әскаров Илүс Илдус улы), 3нче урында Арчаның 5нче гимназиясе командасы (тренеры Хәкимҗанов Рамил Райнур улы). Командаларга диплом, Кубоклар тапшырылды.

Фото: https://arskmedia.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100