news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов премиясенә лаек булучылар бүләкләнде

Арчаның Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов премиясенә лаек булучылар бүләкләнде

Бүген Арчаның Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов премиясенә лаек булучылар бүләкләнде. Премия 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан быел 12 нче тапкыр уздырылды. Быел әдәби премия алу өчен 12 кеше үзенең эшен тапшырды. 

Бүләкләү тантанасында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина, мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, шагыйрь Рәмис Әймәт, Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә Наилә Ахунова, шагыйрә һәм музыкант Камилә Латыйпова, Россия Федерациясенең кинематографлар союзы әгъзасы Андрей Абдракипов катнашты. 

Шигърият номинациясе
II дәрәҗә  лауреат – Габдрахманова Зилә Рафис кызы. 
III  дәрәҗә  лауреат – Хабибрахманова Айгөл Айдар кызы. 
Проза номинациясе:
II дәрәҗә лауреат – Галәветдинова Ләйсән Нәзир кызы. 
II дәрәҗә лауреат – Сабитова Азалия Ленар кызы. 
Публицистика номинациясе:
I дәрәҗә лауреат – Мөхетдинов Әнвәр Рамил улы. 
II дәрәҗә лауреат – Хәкимова Ләйлә Ринат кызы. 
II дәрәҗә лауреат – Галимҗанова Адилә Айрат кызы. 
III дәрәҗә лауреат – Фәттахова Айгөл Марсель кызы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100