news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе хәрбиләргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдергән

Арча районы Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә. Бу хакта «Арск-информ» хәбәр итә.

«Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова оештыра бу эшне. Авыл халкы бик теләп кушыла. Искиткеч актив, олы җанлы, изге күңелле кешеләр яши биредә. Аңа һәм барлык авыл халкына газета аша рәхмәт җиткерергә иде», – дип шалтыратты безгә Яңа Кенәрдән волонтер Вагыйзә Әгъләмова.

Көзен районда иң беренчеләрдән булып хәйрия концерты оештыручы да Ләйсән Бәйрәмова булды. Анда авыл үзешчәннәре, аның башка мәдәният йортлары, клубларында эшләүче хезмәттәшләре катнашты. Концерттан җыелган акча махсус хәрби операция барган зонадагы якташларына ярдәмгә китте. Шунда сәхнәдә үк егетләрнең әти-әниләренә тапшырылды.

«Маскировкалау челтәрләре үрдек. Кыш йон оекбашлар бәйләдек һәм бәйлибез. Бергәләп җыелып йонны язып, эрләдек. Өйләрендә бәйләп алып килүчеләр дә булды, җыелып та бәйләдек. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң солдатларыбызга дип сохари киптердек, токмачлар җәеп кистек, кечкенә банкаларга вареньелар тутырдык», - диде Ләйсән.

«Өйдә тотылмаган урын-җирләр алып килеп тапшыручылар да булды. Подгузниклар, свитер, жилетка кадәр алып килде авыл халкы. Рәхмәт кенә барысы өчен дә. Инде дөньялар тынычлансын, һәркемнең газизе туган нигезенә әйләнеп кайтсын, дип телибез. Акчалата ярдәм иткән кеше дә бик күп, кибетче кызларыбыз Миләүшә Габдрахманова белән Гөлфания Шәрипова ярдәм акчаларын җыеп, туплап, тапшырып бара», – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе.

«Эштән соң мәдәният йортына җыелып токмач җәйгән, кискән, йон эрләгән, оекбаш бәйләгән һәм башка эшләр башкарган авылның һәр кешесенә аерым-аерым рәхмәт җиткерәсе килә», диелгән хәбәрдә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100