news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районының Шушмабаш мәктәбендә аграр тармакка багышланган конференция уза

Габделхәй Кәримов исемендәге «Авылым офыклары» II Республика фәнни-гамәли конференциясенә барлыгы 180 эш кабул ителгән.

Арча районының Шушмабаш мәктәбендә аграр тармакка багышланган конференция уза
Фото: © «Татар-информ», Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Габделхәй Кәримов исемендәге «Авылым офыклары» II Республика фәнни-гамәли конференциясе уза.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, чара яшь буынны туган җирне яратырга, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен хөрмәт итәргә өйрәтүне максат итеп куя. Быел конференциягә Татарстанның төрле почмакларыннан – Арча, Саба, Чистай, Спас, Әлмәт, Биектау, Лаеш, Әтнә һәм Балтач районнарыннан барлыгы 180 эш кабул ителгән.

«Хезмәт, җирне ярату кечкенәдән, иң беренче чиратта мәктәптән башлана. Җир кешеләрен тәрбияләүдә укытучылар да хезмәт куярга тиеш. Беренче тәрбия орлыкларын без салабыз», – диде үзенең чыгышында Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова.

Конференциянең биредә узуы юкка түгел, 2017 елда Шушмабаш мәктәбендә агросыйныфлар ачылды. Максаты – авыл баласында туган җиренә карата мәхәббәт тәрбияләү. Мәктәп шушы җирлектәге «Кырлай» агрофирмасы белән хезмәттәшлек итә.

Конференциянең ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй Кәримов исеме белән бәйле булуы зур мәгънәгә ия. Милләтпәрвәр шәхес Шушмабаш авылында туып үскән.

«Габделхәй Юсуповичның якты истәлегенә багышланган бу очрашу балаларда аграр тармакка карата кызыксыну уятыр һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләр, дип ышанам. Яшь тикшеренүчеләрнең авыл тормышына, аның үсешенә яңача карашы – безнең киләчәгебез», – дип билгеләп узды Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Конференциядә мәктәп укучылары туган җир, игенчелек, терлекчелек темалары буенча әзерләгән фәнни-гамәли эшләрен яклады.

  • Габделхәй Кәримов – 1961 елның 1 августында Арча районы Шушмабаш авылында туган. 1988 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» алтын медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Фидакяр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
  • 2007 елдан «Сервис-Агро» ААҖ директоры вазифасында хезмәт куйган. 2019 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлана. ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы була.
  • Арча районында авыл хуҗалыгын үстерүгә, колхозлар таралган чорда җирләрне саклап калуга зур көч куйган шәхес. Милләтпәрвәр җитәкче 2020 елның 2 февралендә вафат була.
news_right_1
news_right_2
news_bot