Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчаның Наласа урта мәктәбе 45 еллык юбилеен билгеләп үтте
Быел Наласа авылы өчен аеруча истәлекле ел – яңа мәктәп бинасы ачылуга 45 ел тулды. 1980 елның ноябрендә беренче укучыларын кабул иткән бу бина 1982 елдан урта мәктәп булып үзгәртелеп, дистәләрчә буынга белем һәм тәрбия бирә. 6 декабрьдә мәктәп коллективы, ветеран-укытучылар, мәктәпне тәмамлаган укучылар һәм кунаклар истәлекле юбилейны бергәләп зурлап билгеләп үтте. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.
Мәктәптә иртәдән бәйрәм рухы хөкем сөрде. Милли киемнәрдән балалар кунакларны уен коралларында уйнап каршы алды, һәркемнең йөзендә – шатлык, дулкынлану һәм горурлык.
Гүзәл мәктәп елларын искә алып, истәлекләр белән уртаклашып, кунаклар бәйрәм залына узды.
Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар үзләрен укыткан укытучыларга, мәктәпкә зур рәхмәтләрен җиткерде, истәлекләре белән уртаклашты. Аларның матур чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм бер сулышта үтеп китте, диелә хәбәрдә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз