news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды

Авыл халкы борынгы уенны торгызырга тели.

Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча районы Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды. Җирле халык телендә ул «Күкәй уены» дип йөртелә.

Билгеле булганча, Арча милли аяк киеме фабрикасы тарихы Кылачы авылыннан башлана. Чүәк-читекләр җитештерүче артильнең берсе әлеге авылда була. Йомырка тәгәрәтү уенының ничек һәм кем тарафыннан барлыкка килгәнен төгәл белүчеләр юк, ләкин башлангычында артильдә эшләүчеләр торуы билгеле. Эш сәгате тәмамлангач алар авылдагы «Зариф тавы»на җыелып йомырка тәгәрәтү ярышлары оештыра торган булганнар. Уен җирләр кардан арчылгач, кипкәч уйналган.

Әлеге уенны, аның кагыйдәләрен авылда яшәүче өлкән буын яхшы хәтерли. Борынгы уенны торгызу теләге белән күптәннән янып йөргән алар. Оештыру эшләрен авыл җанлы Илсөя Мөхәммәтгалиева башлап җибәрә.

Уен боулингны хәтерләтә. Кеглилар урынына йомырка, шар урынына күннән ясалган туп кулланыла.

«Йомырка тәгәрәтү өчен тупны читек-чүәк фабрикасында күннән ясаганнар. Ул баш киеме, бүрек кадәр зурлыкта була. Эче җиңел булсын өчен күн калдыклары, төрле тукымалар тутырганнар»,- дип сөйләде Илсөя Мөхәммәтгалиева.

Уен бик гади, биредә бары тик төгәллек кенә кирәк. Аның кагыйдәләре белән тулырак Кылачы авылының өлкән кешесе Равил Исмәгыйлов таныштырды.

«Без мәктәптә укыганда олырак абыйлар уйный иде бу уенны. Без кечкенә булгач безне уйнатмыйлар, кызыгып карап торыр идек. Туп икенче ярга чыгып китмәсен өчен бала-чага тау астында тезелешеп басып аның төшкәнен көтеп тора, аннан соң уенчыларга алып менеп бирәбез. Йомыркаларны бер-берсеннән чама белән 30 см калдырып, җирне бераз чокып, бер рәткә тезәбез. Һәр уенчы үзе белән йомырка алып килә. Кем ничә йомырка алып килә, шул беренче әйләнештә шуның кадәр тупны тәгәрәтә. Уенчылар ерак арадан тупны тәгәрәтеп җибәрәләр, туп йомыркага тисә уенчы йомырканы үзенә ала, шул тәртиптә уен йомыркалар беткәнче бара. Йомырка саны күп булган уенчы җиңүче була һәм откан йомыркаларны үзенә ала»,-диде ул.

Һава торышының көйсезләнеп торуы да уенчыларга комачаулык китермәде. Һәркем зур кызыксыну белән ахыргача уйнады. Кайнар чәй, коймак, гармун белән җырлау чарага аеруча ямь өстәде. Кылачы авылы халкы әлеге күркәм традицияне дәвам итәргә тели, хәзер хыялларында тагын да зурлап үткәрү.

news_right_1
news_right_2
news_bot